- бәйләнү
- 1. (Бәйләү) 2. күч. Керешү, алыну, башлау (гадәттә күңелгә ошап җитмәгән берәр эшкә). күч. Берәр эшкә бик нык бирелеп, аннан арынып тора алмас дәрәҗәдә мавыгу 3. күч. Башланып китү (сүз тур.) 4. күч. Вак, әһәмиятсез яки формаль кимчелек-җитешсезлекләрне сылтау итеп, урынсызга шелтәләү, ачулану. Артык еш мөрәҗәгать итеп яки төпченүле сүзләр белән борчу. күч. Таларга, тешләргә чамалап эзәрлекләү (усал хайван, кош-корт тур. 5. БӘЙЛӘНГӘН – Берәр нәрсәгә карата сәбәп-нәтиҗә мөнәсәбәтендә булу; гомумән, аңа мөнәсәбәтле булу
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.